Апаста балалар бакчасында коронавируска каршы кисәтү чаралары үткәрелә
![Апаста балалар бакчасында коронавируска каршы кисәтү чаралары үткәрелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/d1d6a3bad248b1973cf4ef25589e20fc954b800b/store/fill/780/440/0491d559a07a505a32473c588377bef2b4313b972ac7f3534ce78f60b25a/8eb2afc27bc06e889f31923bcd6e32bf.jpg)
(Апас, 12 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апасның «Кояшкай» балалар бакчасында бер дежур төркем эшли. Биредә 10 бала йөри. Балалар бакчасында катгый рәвештә кисәтү чаралары алып барыла. Шәфкать туташы Ландыш Фәйзуллина балаларның сәламәтлеген даими кайгыртып тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Бакча ишекләрен ачып кергән һәр бала һәм аның әти-әнисе иң элек тиешле антисептик сыекчалар белән кулларын эшкәртәләр. Аннан соң без алар белән баланың сәламәтлеге һәм үз-үзен ничек хис итүе хакында сораштырулар үткәрәбез һәм баланың тән температурасын үлчибез. Баланың сәламәт булуына тулысынча инангач кына, аны төркемгә кабул итәбез», — диде бакча мөдире Динара Ибәтуллина.
Балалар бакчасында төрле дезинфекция чаралары да үткәрелә. Бүлмәләр, коридорлар ике сәгать саен юешләп җыештырыла, антисептик чаралар белән эшкәртелә, җилләтелә. Балалар көн дәвамында кер сабыны белән кулларын юып торалар.