Әлкидә 18 яшьтән өлкәнрәкләр кызларны һәм егетләрне волонтер булырга чакыралар
(Әлки, 12 апрелль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында өлкән яшьтәгеләргә ашамлыклар, дарулар илтү, коммуналь түләүләр башкаруда ярдәм итәргә теләүчеләрне волонтер булырга чакыралар. Бу эшкә 18 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм кызлар кирәк. Бу турыда район басмасы ххәбәр итә.
Илгә бәла килгәндә битараф калмаучы район кешеләре күп. Үзизоляция шартларында өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә ярдәм итү белән бүген 65 кеше шөгыльләнә. Аларның сафлары тулыланса тагын да яхшы булыр иде.
Олылар турында кайгыртучанлык күрсәтергә теләк белдерүчеләрнең район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә шылтыратулары сорала. Белешмәләр өчен телефон: 2-11-27.