Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе балаларга гаджетлар алырга ярдәм итәчәк
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»).«Бердәм Россия» партиясе балаларны дистанцион укыту өчен техник чаралар кирәк булган гаиләләргә, укытучыларның хезмәт хокуклары үтәлешен күзәтергә һәм ташламалары булган балаларны өйләрендә туклану белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. «Бердәм Россия» партиясенең РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белән онлайн-киңәшмәсендә сүз шул турыда барды. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
«Бердәм Россия» Россия Хөкүмәте һәм Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә мәктәп укучыларына ярдәм итүдә «Өйдә укырга ярдәм ит» программасын эшләде. ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе вазгыятьне контрольдә тота һәм барлык үзгәрешләрне дә күзәтә, дип ышандырды.
«Системаның ничек эшләвен, дәресләрнең ничек узуын һәм азык-төлек җыелмаларын китерелүен карарга кирәк. Бу тема буенча фикер алышканда мәгариф идарәләре белән сөйләшергә кирәк», - дип өстәде ул.
«Бердәм Россия»нең төбәк бүлекләре дистанцион укыту чорында мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итүне контрольдә тотачак. Мәктәптәге туклануны өйгә китерүне дәвам итәргә тәкъдим итте, чөнки күп кенә балалар мәктәпләрдә ала торган кайнар ризыксыз калды, диелде. Бу эш федерациянең 52 субъектында җайга салынган инде, шул исәптән Татарстанда да.