Татарстан Министрлар Кабинеты Мамадыш су каналы акцияләрен хосусыйлаштырачак
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан хөкүмәте 2020 елның хосусыйлаштыру планына «Мамадыш су каналы» акционерлык җәмгыятенә кагылышлы төзәтмәләр кертте. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.
Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыруның 2020 елга фараз планына үзгәрешләр кертү каралган. Документта акцияләре 2020 елда хосусыйлаштырылырга тиешле акционерлык җәмгыятьләре исемлеге турындагы II бүлегенә <...> ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Мамадыш су каналы» АҖ белән тулыландырып,өстәмә үзгәрешләр кертергә, – диелгән.
Бүгенге көндә акционерлык җәмгыятенең хосусыйлаштырыла торган предприятие тарафыннан дәүләт контроле өчен кулланыла торган «алтын акция»се юк.
Предприятиенең устав капиталында Татарстанның катнашу өлеше 74,99 процент тәшкил итә. Хосусыйлаштырыла торган су каналы акцияләре пакеты аңа тигез булачак.