Гарәп Әмирлекләрендә гаилә коручыларны онлайн рәсмиләштерү сервисы эшли башлаган
![Гарәп Әмирлекләрендә гаилә коручыларны онлайн рәсмиләштерү сервисы эшли башлаган](https://tatar-inform.tatar/attachments/636d1e10ebe94cec48973bfbd4d95be8c0b30622/store/fill/780/440/3c5c315997f51997445eb262542ee6c9fc3705291e734d385f896f109461/IMG_20200413_190344_289.jpg)
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшь гаиләләрне онлайн режимда теркәү сервисы эшли башлаган. Ул яңа өйләнешкән парларга үз-үзеңне изоляцияләү вакытында мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Дубайда яшәүче татар блогеры Әлфия Бәдретдинова сөйләде.
«Баштан Дубай суды шәхси статус мәсьәләләре буенча, профилактика чараларын үтәү нигезендә, никах һәм аерылышу турында таныклыклар чыгаруны туктаткан иде. Соңгы мәгълүматларны карасак, хәзерге вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданнары һәм резидентлары онлайн-тантана датасын билгели ала. Иң элек алар барлык кирәкле документларны онлайн режимда тапшыра һәм аннары рөхсәт хәбәрен көтәргә тиеш була», — диде ул.
Никахлашу таныклыгын чыгару турындагы мәгълүматны өйләнешүчеләр телефонга SMS-хәбәр рәвешендә алачак. «Сервисның бурычы — җәмәгатьчелекнең һәм суд хезмәткәрләренең сәламәтлеген яклау, чөнки башка илләрдәге кебек үк, Дубайда да үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Онлайн режимда аерылышу турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк», — дип сөйләде Әлфия Бәдретдинова.