Путин: Коронавируска каршы көрәштә Оборона министрлыгы көче кулланылырга тиеш
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгәр ихтыяҗ туса, Оборона министрлыгы мөмкинлекләре коронавируска каршы көрәштә кулланылырга тиеш. РФ Президенты Владимир Путин туры эфирда барган киңәшмәдә шул хакта әйтте.
«Оборона министрлыгы хәрбиләре чит илләрдә шушы инфекциягә каршы көрәштә ярдәм итә. Шактый катлаулы шартларда аларның эш тәҗрибәсе җитәрлек тупланган. Шул тәҗрибәдән файдаланырга кирәк», — диде Президент.
Илбашы әйтүенчә, Оборона министрлыгы шактый нәтиҗәле эшли, аларның резервта ресурслары җитәрлек. Ул өстәмә бүлеп бирелгән акчага Оборона министрлыгының төбәкләрдә йогышлы авыруларга каршы көрәш хастаханәләре төзелешен башлап җибәргәнен искәртте. Ихтыяҗ булса, ул хастаханәләр дә кулланылачак, диде.
Владимир Путин Мәскәүдә, башка төбәкләрдә барлык медицина учреждениеләре соңгы атнада аеруча зур киеренкелектә эшләгәнен билгеләп узды. «Өстәмә медицина бригадалары эше ничек оештырылуы турында хисап бирүне сорыйм. Профильле вузлар потенциалын да эшкә җигәргә кирәк», — диде. Махсус эш шартлары өчен өстәмә акча булачагын искәртте.