Казанның тимер юл вокзалларында пассажирларның температурасын үлчи башладылар
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Казанның тимер юл вокзалларында пассажирларның температурасын үлчи башладылар, шул исәптән эчке рейсларда йөрүчеләрне дә тикшерәләр. Бу хакта Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Катлаулы эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле, Казанга тимер юл транспорты белән килгән пассажирларны медицина күзәтүе көчәйтелде. «РЖД-Медицина» клиник хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре станциядән чыккан вакытта тән температурасын үлчи», диелгән хәбәрдә.
Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар күп булган төбәкләрдән килгән пассажирларга мәҗбүри үзизоляция турында хәбәр тапшырыла.
Казанның тимер юл вокзалларында көн саен санитар эшкәртү уздырыла. Коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары турында пассажирларны аудиомәгълүматлаштыру оештырылган, тиешле белешмәләр урнаштырылган.