Авиакомпанияләргә 23 млрд сум чамасы ярдәм бүлеп биреләчәк
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә авиакомпанияләргә ярдәм өчен 23 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин бүген Россия Хөкүмәте белән киңәшмәдә әйтте.
«Авиакомпанияләр җитди кыенлыклар белән очрашуын беләбез. Ашыгыч чара сыйфатында авиацион компанияләргә 23 млрд сумнан артык матди ярдәм юнәлтергә кирәк дип саныйм. Бу акчалар авиация техникасы лизингына, хезмәт хакларына, самолетлар тукталышы өчен түләүгә һәм башкаларга сарыф ителәчәк», — диде ул.
Иртәгә төзелеш өлкәсендәге вазгыятькә багышланган киңәшмә була. Якын арада автосәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, җиңел сәнәгать һәм башка тармакларга ярдәм турында сөйләшәчәкләр.
«Вазгыять бик тиз үзгәрә. Хөкүмәттән күрелә торган чараларны төбәкләр, эшмәкәрлек берләшмәләре белән бергәләп даими рәвештә бәяләп торуны үтенәм», — диде Президент.