Миңнеханов Covid-19дан дәвалаучы медицина хезмәткәрләре яшәүче тулай торакта булды
![Миңнеханов Covid-19дан дәвалаучы медицина хезмәткәрләре яшәүче тулай торакта булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/76ffa36501b1c06cddad4cc29ee4ea81e61f88a7/store/fill/780/440/96143469e795e403e5a44cf2f2cec41687852c72b356801f76bd7a433212/%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD+%D1%80%D1%83.jpg)
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген Казан дәүләт медицина университетының тулай торагын күрсәттеләр, анда 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә Covid-19 яңа коронавирусыннан дәвалаучы медикларны урнаштырдылар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тулай торак Фатыйх Әмирхан проспекты, 16 йорт адресы буенча урнашкан. Анда 420гә кадәр кеше яши ала. Бина 2018-2019 елларда КДМУның үз акчалары хисабына төзелгән, өстәвенә, анда студентларны әле күчерергә өлгермәгәннәр.
Яшәү бүлмәләренең барысы да җиһазландырылган, кухняда плитә, микродулкынлы мич, суыткыч һәм башка кирәкле көнкүреш приборлары бар.
Рөстәм Миңнехановка Covid-19 яңа коронавирус йоктырган пациентлар белән эшләүче медикларны яшәү урыннары белән тәэмин итү ситуациясе турында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов хәбәр иттеләр. Ректор билгеләп үткәнчә, «7нче шәһәр хастаханәсе белән хезмәттәшлек итү бик мөһим».