Татарстанда коронавирус белән авырган йөкле хатын-кыз сәламәтләнде
![Татарстанда коронавирус белән авырган йөкле хатын-кыз сәламәтләнде](https://tatar-inform.tatar/attachments/2a2f6def14df1558fe45882cae9197acb10ac76c/store/fill/780/440/56004be4b9eefa1641a9584d4047b22ae5fc380e13a8cef327ecb8b6833f/DSC_0102-01.jpeg)
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова)). Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе булган йөкле хатын-кыз сәламәтләнде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән видеоконференция вакытында хәбәр итте.
«Республикада 17 апрельгә коронавирус инфекцияле булган 144 пациентның 82се – стационарларда, 34е - амбулатор дәвалануда. 28 авыру терелде, алар арасында бер йөкле хатын – кыз бар», - дип аңлатты ул.
Татарстан Президенты хәзер республикада 1064 кеше карантинда, дип өстәде. Шул ук вакытта махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә булганда 22 меңнән артык кеше карантин узган.