Әлки районы урманнарында 27 гектарда каен һәм нарат агачлары утыртачаклар
![Әлки районы урманнарында 27 гектарда каен һәм нарат агачлары утыртачаклар](https://tatar-inform.tatar/attachments/75e9d8c7f316ab89932501545a785ca588de3931/store/fill/780/440/66663cb8ab0d96d0222582c8948372f0bbbab3ceff5f39ae4d150b03c71c/c187dbea68bd84ae3bcc302392e6cb66.jpeg)
(Әлки, 18 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы урманчылыгы бу язда 27 гектарда каен һәм нарат агачлары утырту планлаштырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу эшләрдә 40 кеше катнаша. Агач үсентеләрен район урман хуҗалыгы үзенең 7,5 гектарлы питомнигында үстергән. Һәр гектарга уртача 4 мең данә агач үсентесе тотыла.
Хуҗалык артык калган үсентеләрне башка район урманчылыкларына сатарга җыена.
Район урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, язгы чорда аларда эш кызу. Урман буйлары янгынга каршы полоса ясап 120 километр озынлыкта эшкәртеләчәк. Беседкалар, элмә такталар, мәгълүмат билгеләре яңартыла һәм ремонтлана.
10 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелгәннән бирле урман хезмәткәрләре бөтен территорияне бәладән саклау буенча кизү тору, контрольлек итү оештыралар.
Янгынга каршы махсус режим чорында халыкка урманга кермәү хәерле. Табигать кочагында учаклар якмаска, корыган үләнне яндырмаска кирәк. Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ штрафлар каралган.