Аксубай урманчылары учак ягудан тыелырга өндәп, флешмоб оештырдылар
(Аксубай, 18 апрель, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективы Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының янгынга каршы акциясен хуплады. Урман хезмәткәрләре, район халкын урманга барудан һәм учак ягудан тыелырга өндәп, төп мәгълүмати юллама белән флешмоб оештырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Алар Аксубай участок урманчылыгындагы ял почмагы территориясендә «Без сезнең өчен урманнарны уттан саклыйбыз, сез урманнар хакына өйдә калыгыз!» дигән плакат белән фотога төштеләр. Иң мөһиме, урманнар янмасын һәм кешеләр сәламәт булсын.
10 апрельдән Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Димәк, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан гражданнарга урманнарга бару тыела.