ЮХИДИ үзизоляция чорында шәһәрләр арасында пассажирлар йөртү кагыйдәләрен искәртә
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе үзизоляция чорында шәһәрара автобуслар һәм таксида пассажирларны йөртү кагыйдәләре хакында искәртә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү чараларына бәйле рәвештә муниципальара пассажирлар йөртү һәм автобусларда багаж ташу вакытлыча тыелган. Таксида, балаларны исәпкә алмаганда, пассажирлар саны икедән дә артыграк булырга тиеш түгел. Аларның медицина битлекләре һәм респираторлардан булуы зарур.
Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка һәм штрафка тартылачак. Гражданнарга 1-30 мең, вазифаи затларга 10-15 мең сум күләмендә штраф салулары ихтимал. Эшкуарларга исә 30-50 мең, юридик затларга 100-300 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә юл йөрү кагыйдәләре һәм шәхси куркынычсызлык чараларын тайпылышсыз үтәргә кирәклеге хакында искәртәләр.