Татарстан нефть химиясе компанияләре беренче кварталда җитештерү күләмен саклап калды
![Татарстан нефть химиясе компанияләре беренче кварталда җитештерү күләмен саклап калды](https://tatar-inform.tatar/attachments/e8c97b5f1953e0dabea0708f612f67a16c98b67b/store/fill/780/440/ca2da561621cb6fd575275d6a315d8240dc38e2c2c5b1bc1ba29fb821ca6/%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD+%D1%80%D1%83+%D0%BC%D0%B8%D0%BD.jpg)
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы 1-нче кварталда Татарстанның нефть, газ, химия комплексы (НГХК) эшчәнлеге нәтиҗәләрен карады. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
2019 елда башланып киткән ил икътисадындагы тискәре тенденцияләр беренче кварталда коронавирус пандемиясе сәбәпле кискенләште. Әмма гыйнвар-март нәтиҗәләре буенча республиканың нефть, газ, химия комплексында җитештерү күләмнәренең кимүе теркәлмәде, дип хәбәр итте «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин.
Ел нәтиҗәләре буенча, төрле факторларга бәйле рәвештә, нәтиҗәләрнең кимүе көтелә, шуларның берсе — продукцияне сату проблемасы, дип әйтелде киңәшмәдә. Март–апрель айларында күп кенә тармаклар җитештерүне туктатты, экспорт һәм импорт логистикасында өстәмә чикләүләр барлыкка килде.
Комплекс предприятиеләрендә бу вакыт эчендә җитештерү 8 процентка арткан.
ТР Президенты заказлар кимү сәбәпле, катлаулы хәлдә калган нефть сервисы компанияләренә ярдәм кирәклеген белдерде. «Әгәр дә оста хезмәткәрләр тупланган коллективларны югалтсак, аларны кире җыю кыен булачак», — дип билгеләп үтте ул һәм "Татнефть» генераль директоры Наил Магановка объектлар, юллар төзүгә һәм башка өлкәләргә хезмәт ресурсларын вакытлыча үзгәртеп корырга тәкъдим итте.