«Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры: «Без кеше рухының көче турында төшердек»
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерүчеләр гафу итү һәм авырлыкларны җиңәргә һәм кеше булып калырга сәләтле героиня турында тарих тудырырга омтылган. Бу хакта режиссер Егор Анашкин Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында сөйләде.
«Без кеше рухының көче турында сериал төшердек. Кеше күп нәрсәне җиңә һәм шул ук вакытта кеше булып кала ала. Ул яратырга һәм гафу итәргә сәләтле. Һәм [бу фильм] хәтта кимсетелгән йомык татар кызының үзендә эчке рухи ресурслар табуы, уянуы, күзләре ачылуы, шәхес булуы һәм дошманнарын гафу итүе турында сөйли», - диде Анашкин.
Гүзәл Яхинаның романы бөтен дөнья кешеләрендә әсәрдә универсаль проблемалар кузгатылуы белән кызыксыну уятты.
«Алар (проблемалар – Т-и иск.) кечкенә җәмгыять эчендә генә тупланмаган. Бу - татар халкының фаҗигасе һәм драмасы тарихы булуы да минем өчен мөһим булды. Шул ук вакытта без гомумкешелек кыйммәтләренә мөрәҗәгать иттек», – дип өстәде сериалны куючы.
Андрей Кузьминга биргән интервьюсында режиссер шулай ук экранлаштыруга тискәре реакция, төшерү мәйданындагы күз яшьләре, сөрелгәннәр исемлеге һәм аюның актерлык таланты турында сөйләде.
Интервью «События» сайтында иртәгә, 24 апрельдә, чыгачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.