Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 апрельдә, төнлә һәм көндез Татарстанда һәм Казанда урыны белән буран һәм бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Буран кыска вакытлы булачак, Казанда ул көндез фаразлана, ә районнарда ул әле төнлә дә булачак.
Автомобиль йөртүчеләргә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булудан сакланырга кирәк.