«Татмедиа» яңалыклар контентын интернетка күчерә
![«Татмедиа» яңалыклар контентын интернетка күчерә](https://tatar-inform.tatar/attachments/a5b81f9b0ede21177c0bc3c4466584655e293706/store/fill/780/440/893206eac4f8813bda851e7ed4a323189183515c6b1beb5bd078ead975f7/%D0%A0%D0%9D%D0%9Cf3ec263b6a90a04c63c9541ca9a57191_XL+%283%29.jpg)
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» медиахолдингы аудитория ихтыяҗы буенча яңалыклар һәм күңел ачу контентын интернетка активрак күчерә. Нәтиҗәдә, карау саны да, материалларны уку тирәнлеге дә арта. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков үз докладында хәбәр итте.
«Татмедиа» холдингы тарафыннан республика шәһәрләре һәм районнары массакүләм мәгълүмат чараларының 80 сайтын берләштерә торган яңа агрегат булдырылды. Ул Татарстан буенча LiveInternet компаниясендә беренче урында тора. Моннан тыш, «Татмедиа» татар телендә 65 сайт эшен тәэмин итә», – диде Садыйков.
Аның сүзләренчә, көн саен LiveInternet беренче «утызлыгына» «Татмедиа» АҖнең тотрыклы рәвештә ун сайты эләгә. «Яңалыклар продукциясен алга этәрү өчен «Татмедиа» Telegram-каналы булдырылды, ул Татарстан буенча мессенджерда массакүләм матбугат чаралары арасында әйдәп баручы. Моннан тыш, медиахолдинг республиканың социаль челтәрләрендә 550 мәйданчык алып бара», - дип аңлатты генераль директор.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Татмедиа» АҖдә булды, яңа Covid-19 тибындагы коронавирус таралу куркынычы шартларында журналистларның ничек эшләүләрен тикшерде.