«Татмедиа» район башлыклары һәм халык арасында социаль челтәрләрдә диалог урнаштыра
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ җирле хакимият һәм муниципалитетларда яшәүчеләр арасында диалог урнаштыру мәйданчыгына әверелә. Шәһәр һәм район башлыклары социаль челтәрләрдә медиахолдинг ресурсларында бик теләп чыгыш ясый, халык сорауларына җавап бирә. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков үз докладында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итте.
«Татмедиа» АҖ хезмәткәрләре 24/7 режимында Татарстанның социаль челтәрләрендә 550 мәйданчык алып бара, аларда язылучыларның гомуми саны 2,1 млн кешедән артып китә. Аудитория үсеше ел башыннан 33 процент тәшкил итте», - диде Садыйков.
Генераль директор сүзләренә караганда, социаль челтәрләрдәге мәйданчыкларда һәм редакция сайтларында әбүнәчеләр һәм муниципалитет башлыклары арасында диалог формалары оештырыла. «Җирле халык сорауларына беренчеләрдән булып Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов һәм Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев җавап бирде», — диде Садыйков.
Ул җирле хакимият белән турыдан-туры диалог авыллар һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә район башлыклары өчен дә кирәк, чөнки алар территорияләр белән идарә итүнең сыйфатын арттыру өчен кирәкле мәгълүмат ала, диде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булды, Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы шартларында журналистларның ничек эшләүләрен карады.