Прокуратура күпкатлы йортта яшәүчеләрне домофон өчен мәҗбүри түләүдән азат итте
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Прокуратура Казанның күп катлы йортлары халкын көчләп тагылган домофон өчен түләүдән азат итте. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Казанда яшәүче прокуратурага 11 ел элек Краснококшайская урамындагы 127 номерлы йортының подъездына керү урынында домофоннарның законлы куелганлыгын тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
2009 елда «Контроль» ҖЧҖ фирмасы белән әлеге йортта домофоннар урнаштыра торган техник хезмәт күрсәтүгә килешүләрне барлык яшәүчеләр дә төземәгәнлеге ачыкланган, ә бу хезмәт өчен түләү кәгазе барысына да килгән. Шул ук вакытта торак милекчеләре җыелышы белән домофон гомумйорт милке дип танылмаган.
Күзәтчелек ведомствосы бу күп катлы йортта домофон хезмәте көчләп тагылган кешеләргә коммуналь түләүләрне яңадан исәпләүгә һәм домофон өчен түләнгән акчаны кире кайтаруга ирешкән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура «Контроль» ҖЧҖ һәм «Заречье» идарәче компаниясе» ҖЧҖ җитәкчеләренә тәкъдимнәр кертте, алар каралды һәм канәгатьләндерелде.