Дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре турында мәгълүмат бирүне августка кадәр күчерделәр
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары турында декларацияләр бирү сроклары өч айга — 2020 елның 1 августына кадәр озайтылды. Карар Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында кабул ителде, ул 10 меңнән артык татарстанлыга кагылачак. Бу хакта Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов хәбәр итте.
«Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия Президенты 17 апрельдә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү срокларын озайту турында указ имзалады. Әлеге указ нигезендә Татарстан парламенты закон кабул итте, һәм соңыннан ТР Президенты 24 апрельдә әлеге срокларны өч айга — 1 августка кадәр озайту турында указ имзалады, — дип сөйләде Салават Рәхимов.
Керемнәр турындагы барлык мәгълүматларның 85 процентын онлайн режимда алырга мөмкин, дип өстәде ул. Әмма теге яки бу банкка яки башка оешмага бару зарурлыгы бөтенләй юкка чыкмады.
«Татарстанда бу яңалыклар 10 меңнән артык кешегә кагылачак. Сүз дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук дәүләт һәм муниципаль вазифаларны биләүче затлар — министрлар, ведомстволар җитәкчеләре, дәүләт комитетлары башлыклары, муниципалитетлар депутатлары турында бара», — дип аңлатты Салават Рәхимов.
Аның сүзләренчә, белешмә җиде бүлектән тора. Ул банк счетлары, кыйммәтле кәгазьләр, милек яисә финанс характерындагы ашыгыч йөкләмәләр, шулай ук башка мәгълүмат буенча керемнәр, чыгымнар, күчемсез милек һәм шәхси транспорт турында белешмәләрне үз эченә ала.