Ташламага ия булган гражданнар торак хәлен яхшырта ала
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Ташламага ия яшь гаиләләр, күп балалы гаиләләр һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең торак хәлен яхшырту программалары турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов «Татарстан онлайн» тапшыруында сөйләде.
«Елына бу программа буенча 50 гаиләгә ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә "Яшь гаилә" программасына 2 меңгә якын гаилә чиратта тора. Аларга бюджеттан бик яхшы ярдәм каралган. Кызганыч, чират озынрак.
Күп балалы гаиләләр белән бәйле программа да чиратка салынган. Биредә 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр турында сүз алып барыла. Бу ярдәм торак бирү яисә аны алу өчен субсидия тапшыру рәвешендә башкарыла. Һәр елны якынча 50-60 гаиләгә фатир бирелә. Әле күптән түгел генә бер күп балалы гаиләгә 6 млнлык фатир тапшырылды. Хәзерге вакытта 75 процент торак төзелгән, документлар әзерләнә, калган 25 проценты да менә әзер булыр дип көтелә. Әлеге ярдәмне алу өчен яшәү урыны буенча башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — ди Фәрит Хәнифов.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен социаль ипотека каралган.
«Бу еллар буе сыналган иң ышанычлы вариант. Чиратта 3 елдан әзрәк торалар. Социаль ипотека 7 процент итеп 27,5 елга бирелә. Туган балалар өчен компенсацияләр дә каралган. Татарстандагы бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә бу бик яхшы күренеш. Ниндидер сәбәпләр аркасында түли алмасалар, Попечительләр советы утырышы түләүләрне бер елга кичектерә ала. Бик зур ярдәм, минемчә», — диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры.