Фәрит Хәнифов: Төзелеш өлкәсендә проблемалар юк
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Төзелеш өлкәсендә пандемия белән бәйле проблемалар булмавы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов әйтте.
«Торак мәсьәләсе һәрвакыт беренче урында тора. Бөтен кешене дә тынычландырасым килә: борчылырга сәбәп юк. Төзелеш туктатылмаган, торак төзелеше әле үткән елга карый әз генә булса да алдарак бара. Төзүчеләрнең кадрларга кытлыгы юк, монысы да бер гарантия буларак тора. Бу бик зур плюс. Читтән килүче төзүчеләргә бәйле түгелбез. Бөтен төзелеш материаллары белән дә без үз-үзебезне тәэмин итә алабыз. Читтән бик аз кертелә. Төзелеш материаллары да өлкәсендә дә проблемалар юк. Әлегә без тискәре йогынты күрмәдек», — дип белдерде министр.
Фәрит Хәнифовның сүзләренә караганда, төзелешкә чит кеше керә алмый һәм эшчеләр барлык саклык чараларын да үтиләр. Төзелеш туктамасын өчен Татарстанда 50гә якын төрле программа каралган.
«Төзелеш мәйданнары ябык, койма белән әйләндереп алынган территория. Анда төзүчеләр үзләре генә керә. Эшчеләр өйдән эшкә, эштән өйгә генә йөри. Һәр эшче үзенең тән температурасы, гаилә әгъзаларының хәле һәм чит илдән кайтучылар белән контактта булмау турында мәгълүмат бирә. Барлык санитар таләпләрне үтәү катгый тикшерелә. Аннан соң төзелеш мәйданнарында 80 мең кеше эшли. Бу хәтле кеше эшсез калуны күз алдына да китерү кыен», — ди Фәрит Хәнифов.