Пандемия вакытында Казанның 128 социаль хезмәткәре волонтер булды
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казанның социаль хезмәткәрләрендә йөкләнеш артты - алар шулай ук волонтерлар эшен дә башкара. Шуңа да карамастан, алар волонтерлык эшчәнлеге белән бик теләп шөгыльләнә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казанның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Надежда Ибраһимова хәбәр итте.
«Казанда безнең 1,5 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелә, аларга көн саен социаль хезмәткәрләр хезмәт күрсәтә. Бу гражданнар социаль хезмәтләргә мохтаҗ дип табылучылар, алар белән килешүләр төзелде. Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә хәзер социаль хезмәт күрсәтүдә булмаган өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Волонтерлык эшчәнлеге кысаларында социаль хезмәткәрләр аларга азык-төлек китерә», - диде спикер.
«Без ярдәм итәбез!» Call-үзәк ул 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз кешеләр һәм инвалидлар өчен азык-төлек продуктларын түләүсез китерүдә ярдәм күрсәтә. Үзәк Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршында оештырылган. Азык-төлек өлкән яшьтәге кешеләрнең үз акчасына сатып алына, әмма китереп бирү бушлай. Республика халкы 598-3-598 телефоны буенча шалтыратып азык-төлеккә заказ бирә ала. Казанда азык-төлек һәм дарулар китерү белән 128 социаль хезмәткәр шөгыльләнә. Кирәк булганда, алар өлкәннәргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр белән түләүдә ярдәм итә.
«Әйтик, социаль хезмәткәрнең гадәти йөкләмәсе элек көненә 10 кеше иде, хәзер бер кеше 15-18 кешегә хезмәт күрсәтә. Йөкләнеш артты, өстәмә хезмәт хакы түләнми. Социаль хезмәткәрләр волонтерлар — студентлар һәм республика халкына битараф булмаган кешеләр белән бергә эшли. Безнең барлык хезмәткәрләребез дә үз теләкләре белән эшне яратып эшли, алар арасында бу өстәмә эштән баш тарткан бер генә кеше дә юк. Белгечләр call-үзәкләрдә шалтыратулар кабул итә һәм азык-төлек тарата. Алар кешеләрне яратканга күрә социаль өлкәгә эшкә килгән. Биредә очраклы кешеләр булмый. Монда үз эшләрен яратучылар гына озакка тоткарлана», - дип йомгаклады Ибраһимова.