Путин: Һәр төбәктә һәр тормыш өчен көрәштә 100 процент әзерлек булырга тиеш
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Һәр төбәктә һәр тормыш өчен көрәшүдә 100 процент әзерлек булырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмәдә шундый бурыч куйды.
«28 апрельгә төбәкләргә коронавирустан дәвалау өчен өстәмә рәвештә 95 мең махсус ятак урын булдыру бурычы куелган иде. Бурыч вакытында үтәлде. Нәтиҗәдә, 116 мең ятак урын әзерләнде, планлаштырылганнан күбрәк тә. Һәр төбәктә һәр тормыш өчен көрәштә 100 процент әзерлек булырга тиеш. Каядыр күп, каядыр буш булырга тиеш түгел», — диде Президент.
Путин коронавируска каршы көрәш чорында Россиядә сәламәтлек саклау тармагының ныклык запасын үстерүгә ирешелгәнен әйтте. Табиблар, галимнәр тырышлыгы белән бу вирус турында күбрәк белә барабыз, димәк фаразларны, эш стратегиясен төгәлрәк төзү мөмкинлеге бар, диде.
Владимир Путин Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына илдә һәм һәр субъектта вирус белән вазгыятьне өзлексез мониторинглап торырга кушты. «Без алдан күреп эш итәргә тиеш, төбәкләрдә озакка сузмастан өстәмә ятак урыннар булдыруга әзер торырга кирәк. Вакыйгаларның теләсә нинди сценариена әзер булырга кирәк», — диде.
«Әйткәнне дә көтмичә, ресурсларны арттыру өчен һәр мөмкинлекне кулланыгыз. Сәламәтлек саклау системасы бердәм механизм булып эшләргә тиеш», — диде Президент субъект җитәкчеләренә.