Казанда 230 урынга исәпләнгән йогышлы авырулар хастаханәсен төзи башладылар
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Казанда яңа йогышлы авырулар хастаханәсе төзелеше башланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Объект төзелеше 2,2 гектар мәйданлы җир кишәрлегендә, Җиңү проспектындагы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе янындагы территориядә алып барыла», - диделәр ведомствода.
Монолит-кирпечтән төзеләчәк дүрт катлы бинаны заманча югары технологияле медицина җиһазлары: ИВЛ (үпкәләргә ясалма сулыш алдыру) аппаратлары, компьютер томографы, рентгенология һәм эндоскопия аппаратурасы, УЗИ һәм башкалар белән җиһазландырырга планлаштыралар.
Кабул итү бүлегендә 10 күзәтү боксы урнаштырылачак. Планда шулай ук «Ана һәм бала» палаталары һәм ике урынлы 100 бокс каралган. Барлыгы 232 койка була, шул исәптән 12се реанимация өчен. Гадәттән тыш хәл режимында яңа йогышлы авырулар хастаханәсе базасында 504 койка җәелдерергә мөмкин булачак, шуларның 24е — реанимацион.
ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе заказы буенча хастаханәне проектлау белән Татинвестгражданпроект оешмасы шөгыльләнгән, ә подрядчы булып «Ак Таш» тора.
«Татар-информ»ның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, бинаны бу елның августында төзеп бетерергә планлаштыралар.