Алабугада 1500 данә ылыслы агач үсентесе утыртачаклар
![Алабугада 1500 данә ылыслы агач үсентесе утыртачаклар](https://tatar-inform.tatar/attachments/fa6c494ebef05c4c4ab2c9a007c1d7757d39c7bb/store/fill/780/440/fc39a9ed1c58c0d7eb3ee65244a170c214a8992d355004502fbdcb0b77b5/ed49cf48590b107d9ddd3d8311af9aac.jpg)
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Быел Алабугада 2260 агач утыртачаклар. Бүгенге көнгә Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспекты буенча 743 үсенте утыртылды. Тынычлык проспектында миләш, Нефтьчеләр проспектында юкә агачлары үсәчәк. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.
Шәһәр башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, быел Бакый Урманче, Азино, Округ шоссесы һәм Нечаев урамнарында 1,5 мең нарат үсентесе утыртачаклар. Мондый күләмдә ылыслы агачлар нефтьчеләрнең иганәчелек ярдәме белән утыртылды.
Алабугада шулай ук якын арада дүләнә, спирея һәм чыршы утыртачаклар.
Агач утырту эшләрен май ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.