Владимир Путин май бәйрәмнәрендә изоляцияне истә тотуны сорады
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин май бәйрәмнәрендә коронавирус таралу белән бәйле изоляция, чикләү чараларын истән чыгармауны үтенеп сорады. Бу хакта ул Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмә ахырында әйтте.
«Ничек кенә теләсәгез дә, күршеләргә кунакка йөрүдән, зур компанияләрдә очрашулардан, мәҗбүри булмаса, каядыр барудан тыелып торуыгызны бик сорыйм. Безгә коронавируска каршы көрәштә өзеклек тудырырга ярамый. Алдагы май бәйрәмнәре - хәлиткеч. Нәкъ менә өзеклек булмасын өчен, без эшләми торган көннәрне, чикләү чараларын 11 майга кадәр озайтабыз», — диде Путин.
Президент вируска каршы көрәштә йомшарырга ярамаганлыгын, алга таба эшне дәвам иттерү кирәклеген искәртте. «Һәркайсыбыз өчен иң кадерлесе — гомер, якыннарыбызның сәламәтлеге, ата-аналар һәм балаларыбызның иминлеге. Хәзер без моны аеруча тирән тоябыз, гаиләләребез өчен борчылабыз. Аларны куркынычтан саклап калырга тырышабыз», — диде ул.
Владимир Путин әйтүенчә, кемнәргәдер бер куркыныч әйбер дә юк кебек тоела, күпләр куркынычны сизми дә. Ләкин авыруның күпләп таралу ихтималлыгы әле һаман югары дәрәҗәдә булуын әйтте. «Әйе, Мәскәүдә дә 48 мең кеше авырган, бу нибары башкала халкының 0,4 проценты, тик бу бит конкрет кешеләр тормышы, исәнлеге. Хәсрәт кичерүчеләрнең, якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашам», — диде ул.
«Мин аңлыйм, билгесезлек, алҗыганлык, хәвефләнү туйдыра, эчне пошыра, матди, финанс, көнкүреш проблемалары җыела. Һәркайсыбызның тирән сулап, „ниһаять бетте бу“ диясе киләдер. Күпләр май бәйрәмнәрен дачаларда уздырырга хыялланган булгандыр, әлбәттә, нәкъ шулай эшләргә кирәк тә, ләкин җаваплылык һәм сак булуыгызны үтенеп сорыйм», — диде Илбашы.