Саратовта дөнья чемпионы мохтаҗларга ярдәм итте
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Танылган спортчы, кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Даци Дациев Саратовта мохтаҗларга ярдәм итүдә катнашты. Графигы тыгыз булуга карамастан, ул Рамазан аенда үз вакытын волонтерлык эшенә багышларга булды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул Саратов Җәмигъ мәчете активистлары белән бергә күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратты.
Даци Дациев үз үрнәгендә кешеләрне башкаларның проблемаларына битараф калмаска чакыра. Ул мондый акцияләр безнең җәмгыятьне яхшырак итәргә ярдәм итә дип ышана.