Рөстәм Миңнеханов бүгенге төп хыялы турында сөйләде
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Штаб» креатив индустрияләре резиденциясендә «Балалар җыры марафоны» концертында бүгенге төп хыялы белән уртаклашты.
«Бүгенге төп хыялым — Covid-19 коронавирусын һәм икътисади кризисны җиңү, якыннарыбыз сәламәт булсын һәм республикабыз чәчәк атсын», — диде Татарстан Президенты.
Татарстан җитәкчелеге шулай ук яшьләрне төбәктә калдыруга ирешүне максат итеп куйды.
«Безнең бурыч — республикабызны Татарстанда яшәүчеләр өчен уңайлы һәм яраткан итү», — диде Рөстәм Миңнеханов.