Чирмешән районыннан Казан студентларына күчтәнәчләр китерделәр
(Чирмешән, 30 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәннән Казан дәүләт медицина университеты студентларына ике тоннадан күбрәк азык-төлек җибәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә..
-Коронавирус инфекциясе белән бәйле, соңгы вакытта медицина белгечләренә кытлык туу сәбәпле, әлеге университет студентлары табибларга ярдәмгә килгән. Университет ректоры аларга ярдәм итә алмассызмы дип, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллагач, без бу үтенечне җавапсыз калдырмадык, — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова.
Әлеге эштә район мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре актив катнашты.
Коронавирус белән көрәшкә күпләр шулай үз өлешен кертте. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре капчыклап бәрәңге, кишер, суган, шулай ук кайнатмалар, тозланган, маринадланган яшелчәләр дә китергәннәр.
Хезмәткәрләрдән җыелган акчаларга он, макорон эшләнмәләре, ярмалар, консерва, чәй, үсемлек мае сатып алганнар. Студентларга бал да җибәргәннәр, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев бер түшкә сарык ите дә биргән.