КФУга коронавирус таралу фонында 7 млн сум акча керми калган
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Яңа коронавирус инфекциясе таралу фонында Казан федераль университетына 7 млн сум акча керми калган. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров турыдан-туры элемтә вакытында белдерде.
Covid-19 белән килеп туган хәл барышында тулай торакларда яшәүгә һәм коммуналь хезмәтләргә студентлардан апрель аена түләү алмаска, ә инде түләгәннәренә алдагы яшәү вакытына күчерергә дигән карар кабул ителде, дип сөйләде ректор.
«Тулай торакларда яшәүчеләр түләмәү сәбәпле, югалтулар булды. Бездә бюджетның планлы керем өлеше бар, ул шул исәптән тулай торак өчен түләүләр хисабына формалаша. Без электр, җылылык өчен түлибез, җир, милек өчен салымнар түлибез. Без барысы өчен дә түлибез, ә тулай торакта яшәгән өчен түләмиләр. Ягъни, бу керми калган керем», - диде Гафуров.
Элегрәк «Татар-информ» Казан федераль университеты студентлары бу семестрда укуларын дистанцион режимда төгәлләячәкләрен хәбәр иткән иде.