Казан кешесе законсыз рәвештә 200 литр медицина спирты саткан өчен тоткарланган
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан кешесе законсыз рәвештә 200 литр медицина спирты саткан өчен тоткарланган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, 44 яшьлек казанлы шәһәр предприятиеләренең берсе базасында биш литрлы кырык шешә спирт саткан. Үз товары өчен ул 60 мең сум, һәр шешә өчен 1,5 мең сум акча алырга исәп тоткан.
Җинаятьченең тиешле лицензия һәм документларсыз медицина спиртына интернет аша заказ бирүе һәм алуы ачыкланган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган һәм аннан 200 литр күләмендә спиртлы сыекча алган.
Ир-ат гамәлләрендә «Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре әйләнеше» һәм «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнеше» маддәләре буенча җинаять билгеләре карала.
Ир-атка ике миллион ярымга кадәр штраф белән алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.