Уфада Россиядә беренчеләрдән булып «Үзизоляция» дигән өстәл уены уйлап чыгарганнар
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Уфада Россиядә беренчеләрдән булып коронавирус пандемиясе турында «Үзизоляция» дигән өстәл уены ясаганнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Уенны Башкортстан башкаласында яшәүче эшкуар Сергей Лайко командасы иҗат иткән.
«Үзизоляция» дигән өстәл уенының комплектына фишкалар һәм уен кубигы керә. Сергей Лайко сүзләренчә, уенны ясау өчен 30 мең сум акча һәм бер атна вакыт киткән.