Татарстанның ун районында коронавирус йоктыруның очрагы теркәлмәгән
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанның ун муниципаль берәмлегендә яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның бер генә очрагы да юк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладында әйтелә.
Спас, Балык Бистәсе, Апас, Әлки, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Минзәлә һәм Мөслим районнары халкы арасында коронавирус инфекцияле кешеләр юк.
Атна дәвамында Татарстанның дүрт муниципаль берәмлегендә — Әтнә, Чирмешән, Ютазы һәм Актаныш районнарында яңа очраклар барлыкка килде.
100 мең кешегә авырулар санының иң зур күрсәткечләре Теләче районында — 208,2, Чүпрәле районында — 146,9 һәм Лаеш районында 113,9 очрак теркәлгән.