Чирмешәндә 300дән артык кеше азык-төлек җыелмасы алачак
(Чирмешән, 3 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә 320 кешегә Татарстан Президенты инициативасы буенча бүләкләр китерделәр. Исемлеккә кертелгән мохтаҗларга мондый ярдәм әле тагын булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Татарстан Президенты инициативасы белән, республика акциясе кысаларында оештырылган ярдәмне Чирмешәннән Валентина Егорова да алды. Азык — төлек җыелмасын аңа волонтерлар өенә барып тапшырдылар. Валентина Петровна ялгыз яши, ул озак еллар мәктәп ашханәсендә аш пешерүче булып эшләгән. Үзизоляция режимы кертелү белән өеннән чыкканы юк. Бүгенге бүләк тә ветеран өчен көтелмәгән күчтәнәч булды.
Чирмешән авыл җирлегендә ТР Президенты инициативасы белән таратылучы азык-төлек пакетларын 108 кеше алачак. Исемлектә район үзәгендә яшәүче Мәдинә Кәримова да бар.
«Безнең өчен бу бик зур ярдәм. Бу эштә катнашкан, бүгенге шундый көннәрдә безне искә алып, игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт», — ди Мәдинә Ширияздан кызы.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында Татарстанда 55 мең гаилә азык-төлек җыелмалары пакеты алачак. Җыелмага ярмалар, макарон, көнбагыш мае, консерва, чәй, шикәр һәм тәм-томнар керә. Азык-төлек алучылар исемлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Әлеге ярдәм бер генә тапкыр күрсәтелми, бүген кайткан азык-төлек пакетлары — беренче партия генә. Исемлеккә кергән гражданнар барлыгы 4 тапкыр ярдәм алачак.