Әлмәт театры үз битлекләрен булдырды
(Әлмәт, 3 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт татар дәүләт драма театры да махсус саклану битлекләре тегә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әмма алар башкалардан аерылып тора — кара тукымадан тегелгән битлекнең уң ягында театрның бренды төшерелгән.
«Театрыбызда төрле битлекләр шактый күп, әмма хәзер Әлмәт театры коллекциясе яңа битлеккә баеды!» — дип яза алар Инстаграмда.