Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында Себер татарлары утары ясыйлар
(Казан, 5 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Омск өлкәсе Большеречье районының Үләнкүл авылында Себер татарлары утарын төзекләндерү эшләре бара. Барлык корылмаларның һәм йортның түбәсе XX йөз башын хәтерләтә. Бу хакта Омск өлкәсе татарларының төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайтында хәбәр ителә.
Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов сүзләренчә, кункаларны каршы алу быелгы елның 11 июленә планлаштырылган. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы килешүе буенча, бу көнне Үләнкүл авылына Омск, Төмән өлкәләреннән, Татарстаннан һәм Казахстаннан кунаклар көтелә. Чара Иртыш елгасы ярларында, Көнбатыш Себер һәм Казахстанда яшәүче татарларны берләштерәчәк.
Үткән көздә утарны төзү өчен авыл уртасында Үләнкүл исемле күл буеннан йорт сатып алына. Әлеге территориядә талдан үрелгән койма эшләнгән. Су алу өчен кое-казылган һәм йорт янында кирәкле хуҗалык корылмалары, сарайлар төзелгән. Ә менә тәрәзә рамнарын һәм йөзлекләрен буярга кирәк. Кунаклар килүгә ике ай эчендә барлык эшләр дә эшләнеп бетәргә тиеш.
Әлеге эш «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы проекты нигезендә башкарыла. Аны Президент грантлары Фонды хуплаган һәм 2020 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырыла. Себер татарлары яшәгән бу җирдә әле гореф-гадәтләр дә, тел дә сакланган. Җирле халык әлеге утарны Омскның күпчелек компанияләре өчен туристик маршрут составына, шулай ук «Старина Сибирская» («Борынгы Себер») тарихи-мәдәни комплексына кертелер дип өметләнә.