Аксубай урамнарын дезинфекцияләү эшләрен дәвам итәләр
(Аксубай, 5 май, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай урамнары буйлап, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, даими рәвештә махсус эремә белән дезинфекцияләү машинасын даими эшләтеп торалар.
«Хәтта Аксубайда үз-үзеңне изоляцияләү чорында да машиналар да, кешеләр дә йөреп тора. Өстәвенә, бакча сезоны да ачылды. Әмма без халыкның сәламәтлеге сагында торырга тиеш, шуңа күрә иртәнге сәгатьләрдә зур кибетләр янындагы парковка урыннарын һәм үзәк урамнарны дезраствор белән эшкәртәбез», — дип шәрехләде Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов.