Татарстан синоптиклары көчле җил хакында кисәтә
![Татарстан синоптиклары көчле җил хакында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/attachments/9361bd1513a50e08577ce0d2b578beadf9eb694f/store/crop_and_fill/0/9/540/303/780/440/7de3c7c43e107f386096a08312ec7394cabe7408b8c869eca66cfa37531d/0163%5B1%5D%5B1%5D%5B1%5D.jpg)
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 майда, көндезге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан көчле җил исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар тараткан һава шартларының начараюы хакындагы кисәтүдә искәртелгәнчә, республиканың кайбер районнарында, шулай ук Казанда җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.