Түбән Кама мэры экопарк төзелешенә әзерлек эшләрен карады
![Түбән Кама мэры экопарк төзелешенә әзерлек эшләрен карады](https://tatar-inform.tatar/attachments/3e266216d2eb2827913a5c31b58717738549dc76/store/fill/780/440/d3292dfd9bd17df9855447aafd87dedce4e8530de275ccb37f15fd9a205a/e7e507e4-225b-4841-8c6d-41efaaa60c66+%281%29.jpg)
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин Кызыл Чишмә бистәсендә «Безнең ишегалды» программасы буенча эш барышын бәяләде һәм булачак экопарк территориясендәге әзерлек эшләрен карады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
2020 елда Кызыл Чишмәдә өч территория «Безнең ишегалды» республика программасына керде. Бу -Үзәк урамның 7,8,9, 10 һәм 11 нче йортлары, Үзәк урамның 3 нче йорты, Совет урамының 25, 26 нчы йортлары ишегаллары. Объектларда ремонт эшләре башланды.
Төзекләндерү проекты халык белән фикер алышып башкарылды. Бүген район башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендәге махсус эшче төркем урынга чыгып, төзекләндерү буенча планнар турында фикер алышты.
Күчмә киңәшмә кысаларында Кызыл Чишмәдә булачак экопарк территориясендә әзерлек эшләрен дә карадылар. Проект берничә этапта тормышка ашырылачак. Агымдагы елда төзекләндерү эшләре яр буендагы машина кую урыныннан Каракүл ягына таба башкарылачак. Проект буенча булачак экопарк территориясендә сулык булдырылачак, шулай ук экологик сукмаклар, ял итү зоналары, уен һәм белем бирү мәйданчыклары, кечкенә күперләр булдыру планлаштырыла.
Район җитәкчелегенең киләчәктә экопарк белән бердәм комплекска тоташачак Стахеевлар утарын төзекләндерү буенча да планнары зур. Бүген утар территориясен дә карадылар. Хәзерге вакытта мәдәни мирас объектының төбәк әһәмиятенә ия булуы турында тарихи экспертиза ясалган. Әлегә утарны эчке тулыландыру идеяләре эшләнә һәм объектны мәдәни мирас объектларын торгызу программаларына кертү буенча эш алып барыла.