Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Илдус Нәфыйков прокуратураның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында әнисе ягыннан бабасы Хәләф Бикбулатов һәм ике туган бабасы Фәррах Бикбулатовның фотолары һәм алар хакындагы истәлекләр белән уртаклашты.
Хәләф Бикбулатов кавалериядә хезмәт иткән, Беренче Бөтендөнья, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Аның туганы Фәррах Бикбулатов – хәрби очучы, Бөек Ватан сугышы ветераны.