Минтимер Шәймиев «Татарстан» журналының «Буыннар» проектына үз бәясен бирде
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарстан» журналы гамәлгә ашыра торган «Буыннар» проектына үз бәясен бирде.
Басманың апрель санында узган гасырның туксанынчы елларына багышланган циклның тугызынчы өлеше чыкты. Бу язма турында Татарстанның беренче Президенты үз фикерен язып куйган. «Редакциягә һәм мөхәрриргә рәхмәт! Заман рухы яхшы чагылдырылган!» — дигән ул.
Моннан тыш, Шәймиев: «Шулай дәвам итегез, егетләр! Сезнең кулыгыздан килә!» — дип тә өстәгән.
«Татарстан» журналы «Буыннар» проекты кысаларында республикада ТАССР оешканнан алып йөз ел дәвамында үсеп буй җиткергән ун буын турында сөйли. «100 ел — 10 буын — 300 сәхифә! Тарих, кешеләр, язмышлар», — дип искәртә басма.