Түбән Камада хоккейчылар 75 төп агач утыртты
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ һәм «Нефтехимик» хоккей командасы Сүбәләк юлы буйлап 75 төп нарат утыртты Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Компаниянең генераль директоры Айрат Сафин җитәкчелегендәге директорлар корпусы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм «Нефтехимик» хоккей командасының әйдәп баручы уенчылары халыкара «Хәтер бакчасы-2020» акциясенә кушылды.
Акциягә компания ветераннары һәм яшь хезмәткәрләр дә кушылды.