Гази Заһитов музее методисты Җиңү көнендә музейда онлайн экскурсия уздырды
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Җиңү көнен якынайткан барлык солдатларга хөрмәт йөзеннән, татар каһарманы Гази Заһитовның музее буйлап видео-экскурсия әзерләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музее методисты Айрат Заһитов сөйләде.
«Гази Заһитовның күкрәген өч орден һәм биш медаль бизи. Ул үзенең батырлыгы турында беркемгә дә сөйләмәгән, чөнки заманасы шундый иде. Авылдашлары аның батырлык гамәле турында 1964 елның 30 апрелендә генә, „Комсомольская правда“ газетасында язылган „Знаменосцы“ мәкаләсеннән белде, ләкин ул вакытта Газиның җан биргәненә инде унбер ел булган иде. Менә шундый иде ул, безнең Гази Заһитов!» — диде ул.
Видео-экскурсияне шушы сылтамадан кереп карарга мөмкин.
«Баш өстендә һәрвакыт аяз күк һәм якты кояш булсын. Җиңү көнендә тынычлык, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез. Җиңү һәркайда һәм һәрвакытта да юлдаш булсын, янәшәдә бары тик игелекле һәм ихлас кешеләр генә булса иде. Йөрәк авырту һәм сагышларны белмәсен, ә күңелдә һәрвакыт җиңү маршы уйнасын», — дип теләп калды Айрат Заһитов.