Мишустин ветераннарны Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Бу хакта Россия хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«9 май — Җиңү шатлыгы һәм зур югалтулар ачысы, тиңдәшсез батырлык өчен горурлык, Ватанга булган чиксез ярату берләшкән көн ул», — диде Премьер-министр.
Илдә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк, дип искәртте Хөкүмәт башлыгы. Аның сүзләренчә, фашизмны җиңүчеләрнең батырлыгы турында истәлекне алдагы буыннар да кадерләп саклый.
«Сезнең фидакярлек, бердәмлек, рухи көчегез һәм Ватанга тугры булуыгыз алдына баш иябез», — диде Хөкүмәт Рәисе. Ахырда ул ветераннарга һәм аларның якыннарына нык сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык теләде.