Казанда Җиңү бәйрәме салюты туры эфирда трансляцияләнде
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Казанда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә фейерверк туры эфирда трансляцияләнде.
Салюттан соң 22.00 сәгатьтә «Җиңү фонариклары» акциясе узачак. Бу акциядә Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала. Моның өчен телефон фонарьларын кушып, шәһәр-авылларда йорт тәрәзәләрендә утлар кабызырга кирәк.