Табиб пандемия шартларында эссе көнне өйдән чыгу куркыныч булуы турында кисәтте
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Табиб-терапевт Лариса Алексеева «Вечерняя Москва» газетасына биргән интервьюсында мәскәүлеләрне коронавирус инфекциясе таралган шартларда эссе көнне өйдән чыгу куркыныч булуы турында кисәтте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Аның сүзләренчә, Мәскәүдә 12 майдан битлек-перчатка режимы кертелә. Җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын салырга ярамаячак. Әмма аларны кигәч эссе булу сәбәпле, кеше шундук тирләячәк.
Алексеева искәртеп үткәнчә, эссе көннәрдән соң күп кенә кешеләр, җилләткеч һәм кондиционер астында утыру сәбәпле, салкын тидереп авырый башлый. Әмма хәзер әлеге приборларны эшләтмәвең хәерле, үзеңне сакларга кирәк.