Азнакай Мәдәни үзәгендә республика халыклары биюләре белән таныштырдылар
(Азнакай, 10 май, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакай Мәдәни үзәге «Татарстанның халык биюләре» дигән мастер-класс үткәрде. Балалар Идел буе халыкларының биюләре белән танышты, башкорт, мари һәм керәшен милләтләренең бию хәрәкәтен өйрәнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Азнакай Мәдәни үзәге балетмейстеры Рина Алтынбаева балалар белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, «Татарстан Республикасының халык биюләре» дигән мастер-класс үткәрде.