Татарстанда урман янгыннары куркынычы арту сәбәпле кисәтү игълан ителде
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Алдагы ике көндә, 12-13 майда, Татарстанның күпчелек территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы зур була. Шул сәбәпле республикада шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Янгын куркынычы 4нче класс дәрәҗәсе белән билгеләнгән.