Марат Җәббаров Апас районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты
(Апас, 11 май, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Язгы кыр эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан районга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды һәм озатып йөрде.
Беренче булып кунаклар «АгроАктив» хуҗалыгының 260 гектарлы көзге бодай кырына тукталдылар. Хуҗалык җитәкчесе Фәрит Рәхимов башкарылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды.
Аннан Кормаш авылы янындагы мегафермада булдылар. «Свияга» агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов таныштырып йөрде, киләчәккә эш планы белән уртаклашты. Шулай ук агрофирманың басу-кырларындагы эш барышын да карадылар.
«Ибраһимов һәм К» хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов күпьеллык үлән үстерү серләре белән уртаклашты. Хуҗалык эшләре белән таныштырды.
«Язгы кыр эшләре гөрләп бара. Һәрберсе үз вакытында башкарыла. Мул уңыш алу өчен тырышабыз. Артык борчылырлык мәсьәләләр юк», — диде ул.